Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә 13 нче пенсия кертергә тәкъдим ителде
«Гадел Россия» партиясе лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов Россиядә 13 нче пенсия һәм хезмәт хакы кертергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.
Элегрәк Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Коломейцев (КПРФ) РИА Новости белән әңгәмәдә Россиядә 13 нче пенсия кертергә тәкъдим итте, мондый чара яхшы социаль ярдәм булырга мөмкин, дип билгеләп үтте.
«Без ел саен өлкән яшьтәге барлык гражданнарга пенсионерның яшәү минимумының бер ярым күләмен түләргә тәкъдим иттек. 2025 елда бу – 22,8 мең тирәсе иде, хәзер – 24,4 мең сум. Мондый законны кабул итү өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның ачык мисалы булырга мөмкин», – диде Миронов.
«Без гражданнар мондый премиягә 1 майга – Яз һәм Хезмәт бәйрәменә лаек дип саныйбыз. Аның күләме уртача айлык хезмәт хакына тигез булырга тиеш, һәм мондый төзәтмәләрне без Хезмәт кодексына кертергә тәкъдим итәбез», - дип ачыклык кертте партия лидеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз