news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 100 мең сум хезмәт хакы алучыларның булачак пенсия күләме аталды

Россиядә 100 мең сум хезмәт хакы алучыларның булачак пенсия күләме аталды
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

25 ел стажы булган 100 мең сум хезмәт хакы алып эшләүчеләрнең пенсиясе 25,4 мең сум күләмендә булачак, дип хәбәр итте РИА Новостига РУДН икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский.

«Рәсми хезмәт хакы 100 мең сум булганда, бер ел эчендә якынча 4,03 индивидуаль пенсия коэффициенты формалаша. Әгәр россияле 25 ел эшләгән икән, ул якынча 100,8 шәхси пенсия коэффициентын туплаячак. Бу очракта пенсия аена якынча 25,4 мең сум тәшкил итәчәк», - диде Гиринский.

Ул ачыклык керткәнчә, 30 ел эш стажы булганда түләү 28,5 мең сумга якын булачак, 33 ел булганда — 30,4 мең сумга якын, ә 35 ел булганда — 31,7 мең сум тирәсе. Эксперт ассызыклаганча, бу исәпләүләр шартлы характерда һәм күрсәтмәлелек өчен китерелгән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot