news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 100 мең сум пенсия алу мөмкинлеге турында сөйләделәр

Россиядә 100 мең сум пенсия алу мөмкинлеге турында сөйләделәр
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россиялеләргә 100 мең сум пенсия алу өчен бөтен хезмәт эшчәнлеге дәвамында югары хезмәт хакы алырга кирәк, дип белдерде Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб. Бу хакта РИА Новости яза.

«Барыннан да элек күп акча эшләргә кирәк. Чөнки Халыкара хезмәт оешмасы конвенциясе нигезендә, пенсия югалган хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итәргә тиеш. 100 мең сум пенсия алу өчен гомер буе, бөтен хезмәт эшчәнлегендә югары хезмәт хакы алырга кирәклеген аңларга мөмкин булачак», - дип сөйләде Бессараб «Лента.ру»га.

Депутат сүзләренчә, альтернатива озак вакытлы акча җыю программаларында катнашу булырга мөмкин. Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт озак сроклы саклык хисабына өстәмә рәвештә 360 мең сум салырга ярдәм итә. Бу исә пенсияне арттырырга мөмкинлек бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot