news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 10 меңгә якын мобилизацияләнгән кешене кайтарып җибәргәннәр

Бүгенге көнгә 10 меңгә якын мобилизацияләнгән россияле өйләренә кире җибәрелгән. Дәүләт Думасының Саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов шулай дип белдерде. Мондый карарны кабул итүнең конкрет сәбәпләрен ул аңлатмаган.

«Бүгенге көндә төрле сәбәпләр аркасында ил буенча 10 меңгә якын кешене кайтарып җибәрделәр», – дип китерә ТАСС аның сүзләрен.

Шул ук вакытта бу атнада Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин ялгыш чакырылган күп балалы 9500 ир-атның мобилизацияләүдән читләштерелүе турында белдерде. «Алар хәрби частьләрдән алынган һәм кире гаиләләренә җибәрелгән», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot