news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 1 сентябрьдән дальтонизм һәм аутизм булганда руль артына утыруны тыячаклар

1 сентябрьдән Россиядә транспорт чаралары белән идарә итүне тыючы медицина күрсәтмәләренең яңартылган исемлеге үз көченә керә. Бу хакта ТАСС яза.

Психик тайпылышлар исемлегенә «Психологик үсешнең гомуми тайпылышлары» өстәлгән, аларга, аерым алганда, аутизм, Аспергер һәм Ретта синдромнары керә.

Күз авырулары исемлегендә ахроматопсия урынына «төс күрү аномалияләре» дип язылган, ул дальтонизм, дип аңлатыла.

Башка күрсәтмәләр үзгәрешсез калды. Алар арасында эпилепсия, шизофрения һәм башка җитди авырулар бар. Кайбер пунктларда халыкара авырулар классификациясе кодларына карата аныклаулар кертелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot