Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә 1 сентябрьдән 5-9 сыйныфлар өчен яңартылган бердәм тарих дәреслеге кертелә
Россия мәктәпләрендә 2025 елның 1 сентябреннән 5-9 сыйныф укучылары өчен яңартылган бердәм тарих дәреслеген куллана башлаячаклар. Бу хакта Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (МГИМО) ректоры Анатолий Торкунов хәбәр итте. РИА Новости шул хакта яза.
Торкунов ассызыклаганча, яңа басма укучыларга тарихи процессны тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк: дәреслектә шәхеснең тарихтагы роленә һәм вакыт барышына йогынты ясаган төп вакыйгаларга аерым игътибар бирелә.
Моннан тыш, Торкунов өстәп әйткәнчә, катлаулы геосәяси вазгыять шартларында МГИМО халыкара хезмәттәшлекне актив үстерүне дәвам итә – беренче чиратта, дөньякүләм күпчелек дәүләтләр, шул исәптән Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре, Кытай һәм Африка дәүләтләре белән. Университет чит ил партнерлары белән уртак программалар һәм фәнни тикшеренүләр үткәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз