news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 1 октябрьдән ОСАГО кагыйдәләренә үзгәрешләр үз көченә керде

1 октябрьдән ОСАГО кагыйдәләренә үзгәрешләр үз көченә керде. Бу турыда Россия автоиминиятчеләр берлегенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Шулай итеп, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә сафтан чыккан автомобильне утильләштерү турындагы документ булган очракта гына иминият килешүен вакытыннан алда өзәргә мөмкин. Моннан тыш, милекчене алмаштырганда иминият килешүе өзелмәсә, бу хакта иминият компаниясенә хәбәр итәргә кирәк.

Шулай ук хәзер зыянны полициядән юл-транспорт һәлакәте турында материаллар алмыйча да карарга мөмкин, тик иминиятче ризалыгы һәм аның бу документлардан мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә алу мөмкинлеге булырга тиеш.

ОСАГО кагыйдәләрендә зыян күрүченең тикшерү яки бәйсез экспертиза нәтиҗәләре белән танышу тәртибе һәм сроклары барлыкка килде.

«Калган үзгәрешләр ачыклык кына кертә һәм күп очракта иминият компанияләре эшенә кагыла», - диделәр Россия автоиминиятчеләр берлегендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100