Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә 1 октябрьдән маркетплейслар яңа кагыйдәләр буенча эшли башлаячак
Россиядә 1 октябрьдән маркетплейсларга яңа таләпләр гамәлгә керә. Роспотребнадзорда хәбәр итүләренчә, документ цифрлы платформалар өчен өстәмә бурычлар кертә һәм кулланучылар хокукларын яклауны көчәйтә, дип хәбәр итә «ТАСС».
Ведомствода аңлатуларынча, закон маркетплейсларның ролен үзгәртә һәм платформалар, сатучылар һәм сатып алучылар арасында үзара хезмәттәшлек кагыйдәләрен билгели. Кулланучылар хокукларын яклауга аерым игътибар бирелә.
Закон үз көченә кергәннән соң цифрлы платформалар товарлар карточкаларын урнаштыру, шул исәптән аларда продукцияне дәүләт теркәвенә алу турында декларацияләр һәм таныклыклар турында белешмәләр булу өчен җавап бирәчәк.
Моннан тыш, маркетплейсларга әйләнештән алынган товарларны, шулай ук дәүләт теркәвен узмаган биологик актив өстәмәләрне, пестицидларны, агрохимикатларны, даруларны һәм медицина эшләнмәләрен сату турындагы мәгълүматны бастырып чыгаруны тыячаклар.
Шулай ук цифрлы мәйданчык аша түләнгән акчаны кире кайтару, платформаның логистик инфраструктурасыннан файдаланганда товарны сатучыга кире кайтару һәм, әгәр мондый бурыч платформа белән сатучы арасындагы килешүдә беркетелгән булса, заказлар бирү пункты аша товарны алмаштыру яисә җитешсезлекләрне бетерү өчен тапшыру мөмкинлеге тудырырга кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз