news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артуы турында искәртәләр

Юрист Иван Соловьев «Прайм» агентлыгына коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр Россия буенча уртача 3,5-5 процентка артачак, дип сөйләде. РИА Новости шул турыда яза.

Россия Хөкүмәтенең «2022 елга Россия Федерациясе субъектлары буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртү индексларын раслау турында» дип аталган 2021 елның 30 октябрендәге күрсәтмәсе нигезендә, һәр төбәк мөстәкыйль рәвештә коммуналь хезмәтләргә бәяләр артуның максималь индексларын билгели.

Моннан тыш, Соловьев Россиядә әкренләп торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының максималь өлешен киметү планлаштырылуын әйтте: хәзер ул керемнәрнең 22 процентын тәшкил итә, 2023 елда – 18 процентка җитәргә тиеш. Бүген коммуналь хезмәтләр өчен кеременең 22 проценттан артыграгын бирүче гражданнар субсидия алырга хокуклы, дип нәтиҗә ясады юрист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100