news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 1 февральдән сугыш ветераннарына социаль түләүләрне арттырачаклар

Россиядә 1 февральдән сугыш ветераннарына социаль түләүләрне арттырачаклар
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бөек Ватан сугышы ветераннарына барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары күләме 1 февральдән 7,4 процентка артачак. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Безнең Җиңү» оештыру комитеты утырышында Баталина хәбәр иткәнчә, соңгы мәгълүматларга караганда, 2023 елда Бөек Ватан сугышы инвалидларының уртача пенсия күләме 38 мең сумнан артып киткән. Инвалидлыгы булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның ул — 52 мең сум, сугышта һәлак булганнарның тол хатыннарыныкы — 34 мең сум.

«Моннан тыш, ветераннарга һәм тол хатыннарга айлык акчалата түләү билгеләнгән, аның күләме ел саен индексацияләнә. 2024 елның 1 февраленнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары күләме дә 7,4 процентка арта – бу узган елгы инфляция дәрәҗәсе. Шуңа күрә бу түләү сугыш инвалидларына 7 605 сум тәшкил итә», — дип хәбәр итте Баталина.

Ул билгеләп үткәнчә, ветераннарга ярдәм чараларын гамәлгә ашыруга барлык кирәкле акчалар федераль бюджетка тулысынча салынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100