news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 1 февральдән социаль түләүләр артачак

1 февральдән Россия халкы ала торган 40тан артык пособие һәм компенсация 11,9 процентка артачак. Индексация радиация яисә производствода зыян күрүчеләргә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга бирелә торган компенсация түләүләренә кагылачак. Бу хакта тиешле документка сылтама белән  «Парламентская газета» хәбәр итә.

Чернобыльчеләргә, Советлар Союзы һәм Россия Геройларына, Дан орденының тулы кавалерларына, Хезмәт Геройларына компенсацияләр артачак. Индексация сугыш инвалидларына, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм әлеге категория гражданнарның гаилә әгъзаларына кагылачак.

Моннан тыш, инвалидларга түләүләрне индексациялиләр, җирләү өчен бирелә торган социаль пособиене дә арттырачаклар. Балалар пособиеләренә килгәндә, бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү, бала караган өчен айлык пособие, ана капиталы күләме артачак.

Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга да түләүләр артачак – мондый статусны Украина, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Херсон һәм Запорожск өлкәләрендә махсус хәрби операциядә үз иреге белән катнашучылар һәм махсус хәрби операция уздыру төбәкләре янындагы чик буе территорияләрендә үз бурычларын үтәүче Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре алачак.

Пособиеләр һәм түләүләр ел саен индексацияләнә. Ул узган елгы бәяләр арту күрсәткеченнән чыгып билгеләнә, дип белдерде Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова. «2022 елның февралендә түләүләр 8,4 процентка арткан иде. Ләкин узган ел бәяләр тизрәк күтәрелде. 2022 елның декабрендә еллык инфляция 11,94 процент тәшкил итте», - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100