news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 1 февральдән 40 тан артык пособие һәм компенсация индексацияләнәчәк

2026 елның 1 февраленнән 40 тан артык түләү, пособие һәм компенсация 5,6 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр, дип яза РИА Новости.

«2026 елның 1 февраленнән 40 тан артык түләү, пособие һәм компенсация узган ел өчен куллану бәяләренең факттагы индексыннан чыгып индексацияләнәчәк. 2026 елда индексация коэффициенты 1,056 тәшкил итәчәк, димәк түләүләр 5,6 процентка артачак", - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot