news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 1 декабрьдән балга яңа ГОСТ кертәчәкләр

2026 елның 1 декабреннән Россиядә балга яңа дәүләт стандарты үз көченә керәчәк, ул фальсификациягә каршы торуны көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Алтухов сөйләде.

Аның сүзләренчә, бердәм стандарт кертү – ялган әйберләр белән көрәштә мөһим адым. Яңа ГОСТ тикшерүнең бердәм кагыйдәләрен билгели.

Алтухов билгеләп үткәнчә, базардагы вәзгыять инде яхшыра бара. Роскачество мәгълүматлары буенча, ике ел эчендә сироп өстәлү билгеләре булган сәүдә маркалары өлеше 75 проценттан 19 процентка кадәр кимегән. Депутат фикеренчә, мондый нәтиҗәләргә законнардагы үзгәрешләр һәм җитештерүчеләр белән эшләү нәтиҗәсендә ирешелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot