news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә 1 апрельдән кемнәргә машина йөртү таныклыгын алыштырырга кирәклеген әйттеләр

Россиядә 1 апрельдән кемнәргә машина йөртү таныклыгын алыштырырга кирәклеген әйттеләр
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

1 апрельдән үз көченә керә торган «Юл хәрәкәте иминлеге турында»гы законга үзгәрешләр чит ил машина йөртү таныклыкларын Россия документларына алыштыруның тәртибен һәм срокларын билгели, дип белдерде PG Partners юридик компаниясенең өлкән идарәче партнеры Петр Гусятников «Прайм» агентлыгына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Әйтик, быелның 1 апреленнән соң РФ гражданлыгы алган кешеләргә шушы вакыттан соң бер ел эчендә Россия машина йөртү таныклыгы ясатырга кирәк», - дип ачыклык кертте ул.

Чит илдә машина йөртү таныклыгы алган россиялеләргә дә туган илгә кайтканнан соң аны бер ел эчендә алыштыру таләп ителә. Бары тик Белоруссия гражданнары һәм таныклыкны бу илдә алган россиялеләргә генә документны алыштырырга кирәкми.

Законга төзәтмәләр һич тә машина йөртү таныклыклары шунда ук гамәлдән чыга дигәнне аңлатмый – аларны алыштыру өчен җитәрлек вакыт бирелә. Моны эшләмәгән гражданнарны шундый таныклык белән машина йөрткән өчен 5-15 мең сум күләмендә штраф көтә, дип сүзен төгәлләде Гусятников.

news_right_1
news_right_2
news_bot