news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә үзмәшгульләр саны 4 миллионга җиткән

Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, махсус салым режимы кертелгән чор өчен үзмәшгульләрнең кереме 882 миллиард сумнан артып киткән.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә үзмәшгуль буларак рәсми теркәлүчеләрнең саны 4 миллионга җиткән. Бу санны Федераль салым хезмәте бастырган, дип яза Российская Газета.ru.

Ведомствода ачыклауларынча, үзмәшгульләрнең керемнәренә салым салынган вакыттан алып 2019 елда илдә якынча өч миллион кеше әлеге статуста булган (һәрвакытта да теркәлмәгән).

Федераль салым хезмәте мәгълүматлары буенча, махсус салым режимы кертелгән период өчен үзмәшгульләрнең кереме 882 миллиард сумнан артып киткән. Шул вакытта үзмәшгульләр 610 миллионнан артык чек биргән. Чекның уртача бәясе 1446 сум.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot