news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә заказга диплом эшләрен язу рекламасын тыйдылар

Әлеге законны кабул итү фәнни эшләр язу турындагы рекламаны тыелган товарлар һәм хезмәтләр исемлегенә кертәчәк.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Россия Дәүләт Думасы фәнни эшләр язу турындагы рекламаны тыя торган закон кабул итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Яңа закон нигезендә чыгарылыш квалификация эшләрен, фән өлкәсендә аттестация үткәрү белән бәйле башка эшләрне әзерләү һәм язу хезмәтләрен рекламаларга ярамый.

Әлеге законны кабул итү фәнни эшләр язу турындагы рекламаны тыелган товарлар һәм хезмәтләр исемлегенә кертәчәк.

Заказга диплом язу турындагы реклама биргән өчен административ штраф салыначак. Юридик затлар өчен 50 мең сумга кадәр һәм физик затлар өчен 2,5 мең сумга кадәр штраф түләтергә мөмкиннәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100