news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ЮНЕСКО объектлары һәм милли мирасны саклауда аларның роле хакында сүз бара

Казан Кремлендагы ”Манеж” күргәзмә залында шул темага “түгәрәк өстәл” эшли

(Казан, 15 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Кремлендагы ”Манеж” күргәзмә залында “Россиядә ЮНЕСКО объектлары һәм милли мирасны саклауда аларның роле” темасына “түгәрәк өстәл” эшли башлады. 18 апрель – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар саклау көне алдыннан, шушы вакыйгага багышлап, 15-16 апрель көннәрендә Татарстанда махсус чаралар үткәрелә. “Түгәрәк өстәл” утырышыннан соң, иртәгә Алабугада ТР Җәмәгать палатасының күчмә утырышы була.

ТР Хөкүмәте теләктәшлегендә һәм ТР Мәдәният министрлыгы, Мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге законнарның үтәлеше күзәтчелеге буенча федераль хезмәт тарафыннан оештырылган бүгенге чарада 3 мәсьәлә карала: Казан Кремле – ЮНЕСКО объекты: сакланыш һәм үсеш проблемалары, Россиядә ЮНЕСКО объектлары, ЮНЕСКОның яңа объектларын формалаштыру.

news_right_1
news_right_2
news_bot