news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә юл штрафларын ташлама белән түләү срогын озайткан закон үз көченә керде

Штраф турындагы карар почта белән заказлы хат итеп җибәрелгәндә тоткарланса да аны 50 процент ташлама белән түләп булачак.

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Автомобильчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы хәбәр вакытында килмичә, почта хезмәтендә тоткарланып соңарган очракта, аны ташлама белән түләү вакытын озайту турындагы закон үз көченә керде. Әлеге документ Россия Хөкүмәтенең хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-портылында чыкты.

Мәгълүм булганча, ЮХИДИ штрафларын 20 көн эчендә түләгән очракта автомобиль хуҗасы 50 процент ташламадан файдаланырга хокуклы. Әмма штраф турындагы карар күчермәсе почта белән заказлы хат итеп җибәрелгәндә тоткарланырга мөмкин иде. 2019 елның 7 гыйнварында үз көченә кергән яңа закон бу очракта да штрафны 50 процент ташлама белән түләргә мөмкинлек бирә.

Законда гражданинга штрафны ташлама белән түләү өчен нәрсә эшләргә кирәклеге аңлатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot