news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә юл билгеләренең зурлыгын киметергә ниятлиләр

Юл билгеләре ике тапкыр кечкенәрәк булачак.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә хәрәкәт тизлеге сәгатенә 60 чакрымга кадәр чикләнгән урамнарда юл билгеләренең зурлыгын киметергә ниятлиләр, дип яза «Известия».

Юл билгеләре ике тапкыр кечкенәрәк (киңлеге һәм биеклеге 40 – 50 сантиметрга кадәр) булачак. Бүген ул 70 – 90 сантиметр тәшкил итә. Аларны шәһәрнең тышкы күренешен яхшырту, урамнарны «визуаль чүп-чар»дан арындыру өчен, нигездә, кала үзәгендә урнаштырачаклар.

Әлеге эксперимент Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир һәм Сарытауда кертелгән инде. Тәҗрибәне бөтен ил буйлап таратырга ниятлиләр.

Башлангыч стандарт 2020 елның 1 ноябренә кадәр гамәлдә булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot