news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә юкка чыгачак һөнәрләрне атадылар

Таксист, сатучы һәм йөкче һөнәрләренең юкка чыгу куркынычы аеруча зур.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Таксист, сатучы һәм йөкче һөнәрләренең яңа технологияләр барлыкка килү нәтиҗәсендә юкка чыгу куркынычы аеруча зур. Интернетны үстерү институты аналитиклары шулай дип белдерде. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Белгечләр әйтүенчә, әлеге һөнәр ияләренә нык үсеш алган күзаллау һәм эшкә иҗади якын килү әллә ни кирәк түгел. Моннан тыш, алар катлаулы карарлар кабул итү ихтыяҗы белән дә сирәк очраша.

«Кешенең иҗади һәм эмоциональ интеллекты җәлеп ителмәгән профессияләр (аларда эшнең күбесе механикага корылган) юкка чыгу куркынычы алдында тора», - дип искәртә аналитиклар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot