Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә югары уку йортларына керүче инвалидлар өчен ташламалар гамәлдән чыкмаячак
Илнең югары уку йортларында бюджет урыннарының 10 проценты гражданнарның ташламалы категорияләренә бирү өчен исәпләнгән.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Югары уку йортларына керүче ятим балалар һәм хәрби хезмәт узганда имгәнгән инвалидлар өчен каралган ташламалар вакытын гамәлдән чыкмый торган иттеләр. Шул турыдагы законга Россия Президенты Владимир Путин имза куйган.
Әлеге категория гражданнар өчен Россия вузларына конкурстан тыш керү каралган ташлама агымдагы ел башында бетте. Аның буенча ташламалардан файдаланучыларга гомуми бюджет урыннарының 10 проценты каралган иде. Абитуриент укырга керү өчен һәр фән буенча минималь балл җыярга тиеш иде. Бу турыда хокукый мәгълүматның рәсми порталында хәбәр ителә.
Хәзер ташламаның срогы юк. Моннан тыш, укырга керү сынауларын уңышлы тапшырганда ятимнәрне бакалавриатка һәм специалитетка кабул итү хокукын озайттылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз