news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә югары уку йортларын тәмамлаучыларга электрон дипломнар тапшырачаклар

Бу югары белем турындагы ялган документлар белән көрәшергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Россия югары уку йортлары 2021 елга электрон рәвештә дипломнар бирә башларга ниятли. Бу хакта "Известия" газетасы хәбәр итә.

Бу югары белем турындагы ялган документлар белән көрәшергә мөмкинлек бирәчәк.

"2021 елга Россия югары уку йортларын тәмамлаучыларга цифрлы документлар бирә башларга планлаштыралар. Яңа модель дипломнарны 2019 елда биш университетта сынап караячаклар. Тагын 15 югары уку йортында ул 2020 елда сынау узачак", - диелә басмада.

Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә аныклап узуларынча, мондый дипломда практика, спорт казанышлары, фәнни тикшеренүләрдә катнашу, шулай ук квалификация күтәрү курслары турында мәгълүмат булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100