news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ышаныч югалткан түрәләр реестры төзеләчәк

Бу исемлек "Дәүләт хезмәте һәм идарәче кадрлары федераль порталы"нда дөнья күрер дип көтелә

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәтенең закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссия, ышаныч югалту сәбәпле, хакимият органнарыннан эштән азат ителгән затларның реестрын булдыру турындагы закон проектын хуплады дип хәбәр ителә Россия Министрлар Кабинеты сайтында.

2012-2015 елларда хакимият органнарында коррупциягә каршы көрәш максатыннан чикләүләр һәм тыюларны үтәмәү, ышанычны югалту аркасында 1,2 мең чамасы кеше эштән азат ителгән дип хәбәр ителә комиссиянең аңлатмасында.

"Реестр булдыру, кадрлар хезмәтенә ышаныч югалту сәбәпле, эштән азат ителгән затларны дәүләт хезмәтенә яңадан алмау мөмкинлеге тудырачак", - дип хәбәр ителә документ текстында.

Бу исемлек "Дәүләт хезмәте һәм идарәче кадрлары федераль порталы"нда дөнья күрер дип көтелә, анда закон буенча дәүләт органнарын кадрлар белән тәэмин итү (суд аппаратлары, җирле үзидарә органнары) турында аерым мәгълүмат урнаштырыла.

(Гөлүзә Василова әзерләде).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100