Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә йорт хайваннарын исәпкә алуның бердәм системасы булдырылачак
Атлар, мөгезле эре терлек, боланнар, верблюд, йорт кошлары, этләр, песиләр, йорт куяннары, бал кортлары һәм балыклар да исәпкә алыначак.
(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте 2018 елга йорт хайваннарын һәм авыл хуҗалыгы терлеген идентификацияләү буенча бердәм система булдырырга ниятли. Бу хакта вице-премьер Аркадий Дворкович йөкләмәсенә сылтама белән “Известия” яза дип хәбәр итә ТАСС.
Россиядә хайваннарга 15 урынлы идентификацион сан биреләчәк, аларның хуҗаларына хайваннарга чип куярга яки татуировка ясатырга туры киләчәк.
Махсус оештырылачак дәүләт мәгълүмат системасында бу хайваннар турында бөтен мәгълүмат тупланып барачак. Идентификацияләүне гамәлгә кертү максатында “юл картасы”н 2017 елның 15 февраленә кадәр төзергә тиешләр.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, идентификацияләнергә һәм исәпкә алынырга тиешле хайваннар исемлегендә атлар, мөгезле эре терлек, боланнар, верблюд, йорт кошлары, этләр, песиләр, дуңгызлар, йорт куяннары, мехлы җанварлар, бал кортлары һәм балыклар бар. Бер хайванны гына түгел, мәсәлән, бал кортлары очрагында, төркемләп тә исәпкә алырга ярый. Хайваннарны тугач яки Россиягә читтән алып кергәч өч ай эчендә теркәргә кирәк. Бу мәгълүмати системаны ил күләмендә тулысынча 2019 ел башына гамәлгә кертү ниятләнелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз