news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә җәйнең нинди булачагы билгеле

Россиянең бөтен территориясендә диярлек температура нормадан югарырак булачак, диде Роман Вильфанд.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «Парламентская газета» белән әңгәмәсендә җәй көне Россиянең бөтен территориясендә диярлек температура нормадан югарырак булачак, дип фаразлады. Бу хакта «РИА Новости» яза.

Метеоролог сүзләренчә, мондый фараз беренче чиратта илнең Европа өлешендә яшәүчеләр өчен актуаль.

«Җәй, гомумән алганда, Россиянең Европа өлешендәге уртача киңлекләрендә, Мәскәү өлкәсендә һәм башка өлкәләрдә җылы булачак», — дип белдерде Вильфанд.

Вильфанд билгеләп үткәнчә, шулай да хәзер озак вакытка фараз ясау кыен.

news_right_1
news_right_2
news_bot