news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә өйләнешүчеләр саны арткан

Июль аендагы өйләнешүләр саны соңгы биш елдагы рекордлы сан булып тора.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). Россиядә туйлар саны 2014 елдан соң беренче тапкыр үсә башлаган. Илдә гыйнвар–сентябрь айларында никахларны рәсмиләштерү, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда,  6 процентка арткан. Июль ае аеруча уңышлы булган. Экспертлар моны икътисадның тотрыклылануы белән аңлата. Бу хакта “Известия” җиткерә.

Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, гыйнвардан сентябрьгә кадәр безнең илдә 826 мең яңа гаилә барлыкка килгән. Бу узган елга караганда 6 процентка күбрәк. Абсолют лидер булып, июль ае тора – бу вакытта 150 мең пар өйләнешкән. 2012 елдан соң бу максималь күрсәткеч. Россиялеләрнең 82 проценты яратышып өйләнешүе билгеләнгән.

Моңа кадәр туйлар саны өч ел рәттән кимеп барган. Пик 2016 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр туры килгән – ул чакта бары 776 мең гаилә теркәлгән.

Тулаем алганда, 2014 елда өйләнешүче парлар 1,22 млн, 2015 елда— 1,16 млн, 2016 елда 986 мең булган.

“Известия” җәй айлары өйләнешү өчен популяр дип белдерә. Июль ае исә “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне булуы белән өйләнешүчеләр санын арттыра.

Туйлар матур даталар белән дә бәйле — 07.07. Җитмәсә, 2017 ел да, тагын бер җиделе. Мондый даталарны бер, ике ел көтүчеләр дә бар икән.

Экспертлар белдерүенчә, туйлар икътисадның тотрыклы булуына, кешеләрнең матди хәленә дә бәйле. Узган ел кризис аркасында туйлар кимеде. Быел исә узган ел булмый калган туйлар аркасында артты, дип аңлаталар.

Социолог, икътисад фәннәре кандидаты Любовь Борусяк Россиядә туйлар гомуми тенденциягә керми һәм тиздән демографик вәзгыять аркасында күрсәткечләр түбән төшәчәк, дип белдерә.

“Өйләнешүчеләрнең күбесе 25–27 яшьтә. Болар дөньяга 1990 елларда, илдә балалар туу бик аз булган вакытта дөньяга килгән кешеләр”, - дип аңлата эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100