news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә җәйге вакытны кайтарырга тәкъдим итәләр

Галимнәр фикеренчә, җәйге вакыт бетерелү сәбәпле, ел саен кешеләр көндезге 200 сәгатьне югалта.

Россиядә җәйге вакытны кайтарырга тәкъдим итәләр
Василий Иванов

(Казань, 7 февраля, «Татар-информ»). Дәүләт Думасына илдә сәгатьне бер сәгатькә алга күчерергә һәм Россияне җәйге вакытка күчерергә тәкъдим итә торган закон проекты кертелде. Бу хакта Россия депутаты Андрей Барышевка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

“Федераль закон проекты кабул ителү яз һәм көз - өч ай дәвамында тәүлекнең якты вакытын тиешенчә кулланырга, ресурсларны экономияләргә, шулай ук Россия гражданнары сәламәтлеген ныгыту мөмкинлеге бирә”, - диелгән аңлатма кәгазендә.

Мәскәү дәүләт университетының география факультеты галимнәре җәйге вакыт бетерелү сәбәпле, ел саен кешеләр көндезге 200 сәгатьне югалта, диде Барышев.

“Шулай итеп, Россиядә яшәүчеләр кояш яктысыннан мәхрүм генә калмый, яктырту өчен күп электр энергиясе сарыф итә. Димәк, аларның чыгымнары да арта", - ди галим.

news_right_1
news_right_2
news_bot