news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә язгы чакырылыш соңрак вакытка күчерелмәячәк

Россия Хөкүмәте җитәкчелеге РФ Оборона министрлыгына язгы чакырылышны күчерү мөмкинлеге турында сорап мөрәҗәгать иткән иде.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россиядә язгы чакырылыш кампаниясе, COVID-19 инфекциясе белән бәйле вазгыятькә карамастан, соңрак вакытка күчерелмәячәк. Бу турыда оборона министры Сергей Шойгу хәрби ведомство коллегиясе утырышында белдерде, дип хәбәр итә rt.com сайты.

«Язгы чакырылыш катгый рәвештә „Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында“гы федераль закон белән билгеләнгән вакытта — 1 апрельдән 15 июльгә кадәр узачак», — дигән министр.

Моңа кадәр Россия Хөкүмәте җитәкчелеге РФ Оборона министрлыгына язгы чакырылышны күчерү мөмкинлеге турында сорап мөрәҗәгать иткән иде.

2019 елның октябреннән алып декабренә кадәр Россия армиясенә 130 меңнән артык кеше хәрби хезмәткә алынган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100