news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ятим балалар саны кимегән

1 сентябрьгә ятимнәр турындагы мәгълүматлар банкында 47,8 мең бала исәпләнә.

(Казан, 5 сентябрь, “Татар-информ”). Россиядә ятим балалар саны нык кимегән. Бу хакта “Известия” Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

1 сентябрьгә ятимнәр турындагы мәгълүматлар банкында 47,8 мең бала исәпләнә. Бу сан соңгы ун елда 67,8 меңгә кимегән. Экспертлар фикеренчә, ятим балалар саны кимү аларны уллыкка алу процедурасының гадиләшүе, шулай ук бала алган гаиләләргә салым ташламалары бирү белән аңлатыла. Белгечләр россиялеләрнең инвалид балаларны ешрак алуын искәртә.

Хәзерге вакытта илдә бала алучы гаиләләр мәктәпләре эшли. Моннан тыш, кайбер оешмалар андый гаиләләргә психолог, педагог һәм медицина ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot