news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшелчә һәм җиләк-җимешнең бер процентында химик катнашмалар күп булуы ачыкланган

Роспотребнадзор белгечләре тикшергән үрнәкләрнең 2,95 проценты гына нормативка туры килми.

Россиядә яшелчә һәм җиләк-җимешнең бер процентында химик катнашмалар күп булуы ачыкланган
Рамиль Гали/архив

(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Роспотребнадзор экспертлары яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясеннән алынган 88 мең үрнәкнең нормаларга туры килүен тикшергән. Шуларның чама белән 1 процентында химик катнашмалар күләме югары булуы ачыкланган. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, үрнәкләрнең 0,91 процентында химик катнашмалар күләме зур булуы, шуларның 3,88 проценты бакча культуралары булуы ачыкланды, диелгән әлеге хәбәрдә.

Микробиологик күрсәткечләр нормативына үрнәкләрнең 2,95 проценты туры килмәгән. Чит илләрдән импортланган җиләк-җимешнең 10,58 проценты бу күрсәткечләр буенча нормативка туры килми, дип ачыклык кертелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100