news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә яшелчәгә бәяләр төшә

Илнең авыл хуҗалыгы министры бәяләрнең түбән тәгәрәве көзен дә күзәтеләчәген җиткерде.

(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Россиядә яшелчә бәяләре түбән төшә башлаган. Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев җиткерде, дип яза "Известия". Бәяләрнең көз айларында да түбән тәгәрәве көтелә.

"Сүз дә юк, көзгә бәяләр төшәчәк. Көз – яшелчәләргә мул чор һәм ул бәяләрдә дә чагылыш табачак", – дигән Ткачев.

"Хәзерге вакытта иң кирәкле яшелчәләргә бәя 15 процентка төште", – дип белдергән министр "Россия 24" каналына. Ул шулай ук 2017 елда авыл хуҗалыгында җитештерүнең үсеше 3,5-4 процент булачагын да җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot