Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә яшелчә бәяләренең кайчан төшә башлаячагы билгеле
Киштәләрдәге бәяләрне киметергә сәүдә челтәрләренә бәрәңгене турыдан-туры китереп тору һәм сәүдә челтәрендәге артык звеноларны төшереп калдыру ярдәм итәчәк.
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россиядә җиләк-җимеш, яшелчә продукциясенең кыйммәтләнүенә трендны сезонлы дип саный.
Яңа уңыш килеп җитү белән бәяләр кими башлаячак, дип хәбәр итә РИА Новости министрлыкның матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән.
«Хәзерге вакытта җиләк-җимешкә, яшелчәгә бәяләрнең артуына традицион сезонлы тренд дәвам итә. Аерым алганда, хәзерге вакытта базарга Мисыр һәм Урта диңгез илләреннән яшь бәрәңге килә, ул илебезнекеннән шактый кыйммәтрәк. Бәрәңгегә бәяләрнең июнь аеннан яңа уңыш килә башлаганнан соң төшүе көтелә», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Россиядә бәрәңге һәм кишерне ваклап сату ел башыннан алып, төрле сәбәпләр аркасында - һава торышы һәм начар уңыш фонында да, 2019 елгы профицит аркасында утырту күләме кимү фонында да өч тапкырга кыйммәтләнде, дип яза РБК чәршәмбе көнне.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз