Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә яшелчә бәяләре арткан
2-8 февральдән яшелчә бәяләре уртача 1,9 процентка арткан.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). 2-8 февральдә Россиядә помидор бәясе 2,5 процентка, ә кыяр бәясе 6 процентка арткан.
Узган атнада бәрәңге (2,2 процент), кәбестә (0,9), суган (1), кишер (1,7), алма (0,6) арткан. Гомумән алганда, 2-8 февральдән яшелчә бәяләре уртача 1,9 процентка арткан. Бу турыда Росстат мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Маргарин һәм вермишель бәяләре 1 процентка, тавык ите һәм макарон эшләнмәләре 0,8 процентка, кара чәй 0,5 процентка һәм печенье 0,4 процентка арткан. Туңдырылган балык, зарарсызландырылган сөт, атланмай, сыр һәм балалар өчен коры сөт катнашмалары 03 процентка, майлы эремчек, арыш ипие, балалар өчен яшелчә консервалары 0,2 процентка арткан.
Шул ук атнада ит консервалары (0,3 процент), балалар өчен ит консервлары һәм тоз (0,2), пешерелгән колбаса һәм балалар өчен җиләк-җимеш консервлары бәяләре (0,1) процентка төшкән. Сарык ите, ярымысланган һәм пешерелгән-ысланган колбаса, сосиска, сарделька һәм шоколад кәнфит бәяләре үзгәрмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз