news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшүсмерләрне эшкә урнаштыру өчен онлайн-мәйданчыклар булдырырга телиләр

14-18 яшьлек эшкә урнаштыру мәйданчыклары әти-әниләр өчен дә җайлы булырга тиеш.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Россиядә яшүсмерләргә эшкә урнашу өчен онлайн-мәйданчык барлыкка килергә мөмкин. Мондый платформалар булдыру идеясен Росмолодежь рәисе Павел Красноруцкий әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

“Мәктәп укучыларының һөнәри мәшгульлеге, социализациянең әһәмиятле төре булып тора. Әмма яшүсмернең эшкә урнашу өчен мөмкинлекләре артык күп түгел. Бу этапта аларга эш сайлауда ярдәм итүе аеруча мөһим”, - диде Красноруцкий.

Эш эзләү балигъ булмаганнар өчен уңайлы булырга тиеш. Росмолодежь башлыгы мондый мәйданчыкларны социаль челтәрләрдә верификацияләнгән төркемнәрдә булдырырга тәкъдим итте. Чөнки яшүсмерләр күп вакытларын шунда уздыра.

14-18 яшьлек россиялеләрне эшкә урнаштыру мәйданчыклары әти-әниләр өчен дә җайлы булырга тиеш, дип саный Красноруцкий. “Ата-аналар да тынычрак булыр иде – тәкъдим ителгән барлык вакансияләр махсус хезмәтләр аша тикшерелергә тиеш һәм хезмәт кодексы нигезендә хупланырга тиеш”, - диде ул.

Росмолодежь башлыгы сүзләренчә, мәктәп укучыларына хезмәт кодексы нигезләрен дә аңлату файдалы. Алар уку белән эшне бергә алып бару 14 яшьтән рөхсәт ителүен, әмма эш көне озынлыгында һәм эш төрләренә чикләүләр барлыгын белергә тиеш. Бу мөһим, чөнки эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт кодексын бозу яшьләрнең сәламәтлегенә һәм тормыш рәвешенә тәэсир итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100