news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшүсмерләр өчен «Спутник V» вакцинасына клиник сынаулар уздыра башладылар

Катнашучылар хәзер медицина тикшеренүе уза, шулай ук балаларга ПЦР тестлар да ясаганнар.

(Казан, 5 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Мәскәүдә 12-17 яшьлек балалар өчен ковидка каршы «Спутник V» вакцинасына клиник тикшеренүләр уздыра башладылар.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, тикшеренү Мәскәүдәге ике балалар хастаханәсендә уза.

«Н. Ф. Гамалея исемендәге үзәк белән берлектә 12-17 яшьлек балалар өчен „Спутник V“ вакцинасына клиник сынаулар уздыра башладылар. Хәзер тикшеренүнең беренче һәм икенче фазасы Морозов балалар хастаханәсендә һәм З. А. Башляева исемендәге Балалар хастаханәсендә үтә. Моның өчен планлаштырылган 100 кешене җыйдык», — дип белдерде Мәскәү мэрының социаль үсеш буенча урынбасары Анастасия Ракова.  

Катнашучылар хәзер медицина тикшеренүе уза, шулай ук балаларга ПЦР тестлар да ясаганнар.

Алдарак «Татар-информ» Татарстанда балаларның коронавирус белән авырый башлавын язган иде. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100