news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшь галимнәргә торак бирү программасын өч елга озайтырга ниятлиләр

2015 елда яшь галимнәргә 154 торак сертификаты тапшырылган.

 (Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”) Россиядә яшь галимнәргә торак сертификатларын бирә торган программа тагын өч елга озайтылырга мөмкин. Бу хакта Федераль фәнни оешмалар агентлыгы карамагындагы Фәнни-координация советы утырышында агентлыкның башлыгы Михаил Котюков хәбәр итте, дип яза ТАСС мәгълүмат агентлыгы.

2014 елда яшь галимнәргә 141 торак сертификаты тапшырылган, 2015 елда - 194, ә 2016 елда - 154. Агентлыкның бюджетында тагын алдагы өч елга берничә йорт һәм тулай торак төзелешен төгәлләү өчен финанс чаралары салынган. “Без аларны ике ел эчендә төзеп бетереп, яшь галимнәргә тапшырырга тиешбез”, - дип вәгъдә итә Михаил Котюков. Федераль фәнни оешмалар агентлыгы махсус торак фондында хәзерге вакытта 1446 күчемсез милек объекты исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100