news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәү өчен уңайлы шәһәрләр исемлеге билгеле

Бер миллион халкы булган шәһәрләре арасында иң зур баллны җыючылар арасында Казан да бар.

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы шәһәр мохите сыйфаты индексы нәтиҗәләрен халыкка җиткерде. Әлеге тикшеренүнең төгәл нәтиҗәләрен «Российская газета» хәбәр итте.

Мондый күрсәткеч Россиянең 1114 шәһәре өчен исәпләнгән. Бер миллион халкы булган шәһәрләр арасында иң зур баллны  Мәскәү (276) алды, аннары - Санкт-Петербург (238), Екатеринбург (191), Казан һәм Түбән Новгород (190 балл), шулай ук Красноярск (189). Шул ук вакытта иң аз баллны Чиләбе (160), Воронеж (154), Пермь (153), Волгоград (116) һәм Омск (104) җыйган.

Россиянең бер миллионнан азрак халык яшәгән зур шәһәрләре арасында Сочи (219 балл), Грозный (218), Тула (217), Белгород (215) һәм Калининградта (214) иң югары күрсәткеч теркәлгән. Иң түбәне – Түбән Тагил (167), Курган һәм Симферополь (165 балл), Махачкала (162), Улан-Удэ (153) һәм Архангельск (150), шулай ук Чита һәм Якутск (147 балл).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100