Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә яшәүчеләрне кәрәзле элемтәгә бәя артуы турында кисәттеләр
Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә кәрәзле элемтә бәяләре 15-16 процентка артырга мөмкин. Бу турыда Content Review аналитика агентлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Бәя арту, коронавирус сәбәпле, операторларга чыгымнарын арттырырга туры килү белән аңлатыла.
Шул ук вакытта бәя бер үк вакытта артмаячак, диде Content Review агентлыгы җитәкчесе Сергей Половников.
«Шалтырату һәм интернетны кертеп база хезмәтләре түбән бәя категориясе тарифлары урта һәм югары категориягә караганда аз дәрәҗәдә артачак», — диде ул.
Половников сүзләренчә, операторлар кимегән керемне һәм дәүләт закон инициативаларына өстәмә чыгымнарны компенсацияләячәк. Бу эш тиешле хезмәтләр һәм корпоратив килешү аша башкарылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз