news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә яшәүчеләрне февральдә дүрт көнлек эш атнасы көтә

Быел 23 февраль якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көне 24 февральгә күчерелә.

Россиядә яшәүчеләрне февральдә дүрт көнлек эш атнасы көтә
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Февральдә Россиядә яшәүчеләрне Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан кыска эш атнасы көтә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Быел 23 февраль якшәмбегә туры килә, шуңа күрә ял көне 24 февральгә күчерелә. Шул рәвешле, айның соңгы атнасында 25 февральдән 28 февральгә кадәр.дүрт эш көне генә булачак.

Киләсе кыскартылган эш атнасы мартта булачак. Халыкара хатын-кызлар көне шулай ук якшәмбе көнгә туры килә, шуңа күрә ял көне 9 мартка күчерелә. 10, 11, 12 һәм 13 март эш көннәре булачак.



news_right_1
news_right_2
news_bot