news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләрнең өчтән бере «Мир-UnionPay» картасын рәсмиләштерергә җыена

Visa һәм Mastercard карталары Россиядә чыгарылса чит илдә, ә чит илдә чыгарылганнар Россиядә гамәлдә булмаячак.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Visa һәм Masterсard карталары блокировкалангач Россиядә яшәүчеләрнең өчтән бер өлеше «Мир-UnionPay» картасын рәсмиләштерергә ниятли.

SuperJob сервисы үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, Россия гражданнарының 35 проценты «Мир-UnionPay» картасын рәсмиләштерергә җыена, ул дөньяның 180 илендә товарлар һәм хезмәтләр өчен түләү мөмкинлеге бирә. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.

Сораштыруда катнашучыларның 37 проценты андый карта кирәк булмавы турында әйтте, ә 28 проценты җавап бирергә кыенсынды.

Сораштыруда бөтен илдән 1600 икътисади актив граждан катнашкан.

Visa һәм Mastercard 6 мартта Россиядә эшчәнлекләрен туктатулары турында хәбәр итте. Аларның Россиядә чыгарылган карталар чит илдә, ә чит илдә чыгарылганнар Россиядә гамәлдә булмаячак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100