news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләрнең 12 проценты 75 мең сумнан артык хезмәт хакы ала

Экспертлар икътисадның 27 тармагына анализ ясады.

(Казан, 5 август, "Татар-информ"). 75 мең сумнан артык хезмәт хакын россиялеләрнең 12 проценты ала. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Экспертлар икътисадның 27 тармагына анализ ясады, аларның керемнәрен өйрәнде. Әйтик, файдалы казылмалар чыгару (37%), балыкчылык (34%) һәм финанслар (33%) өлкәсендә эшләүчеләрнең өчтән береннән артыгы 75 мең сумнан артык акча ала.

Моннан тыш, югары хезмәт хаклары "IT, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр" һәм "профессиональ, фәнни һәм техник эшчәнлек" тармакларында эшләүчеләр ала. 

Җиңел сәнәгать өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары иң түбән — хезмәткәрләрнең 30 процентан артыгы аена 15 мең сумнан да ким хезмәт хакы ала. Мәгариф, авыл һәм урман хуҗалыгы, кунакханә һәм ресторан бизнесында эшләүчеләр дә шундый ук күләмдә акча ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100