news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләргә шәхси кредит рейтингы тапшырылачак

2019 елда Россиядә «Кредит тарихлары турында»гы законга өстәмәләр үз көченә керәчәк.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләргә шәхси кредит рейтингы тапшырылачак, алар төрле параметрлар нигезендә билгеләнәчәк. Бу хакта Берләштерелгән кредит бюросы генераль директоры вазифаларын башкаручы Николай Мясниковка сылтама ясап «Российская газета» яза.

Аның әйтүенчә, 2019 елда «Кредит тарихлары турында»гы законга өстәмәләр үз көченә керәчәк. Әлеге документ банкларга клиентларга заем бирергәме-юкмы икәнлеген хәл итәргә булышачак.

Мясников сүзләренчә, баллар кредит тарихына нигезләнеп исәпләнәчәк. Кредит рейтингын банклар, бурычка акча алучылар, микрофинанс оешмалары, иминият компанияләре, нотариуслар һәм эш бирүчеләр кулланачак, ул шулай ук КАСКО рәсмиләштергән вакытта исәпкә алыначак.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Икътисади үсеш министрлыгы инициативасы нигезендә Россияне 14 макротөбәккә бүләргә мөмкиннәр дип хәбәр иткән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100