Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә яшәүчеләргә бассейнга белешмәсез йөрергә рөхсәт иттеләр
Торак пунктта эпидемиологик вазгыять бозылу күзәтелсә искәрмә булачак.
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә 12 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга бассейнга дәвалау-профилактика учреждениесеннән белешмә алмыйча йөрергә рөхсәт иттеләр. Россия Югары суды шундый карар чыгарган. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.
Бу яңалык Роспотребнадзор инициативасы белән кертелде. Өлкән кешегә бассейнга барыр өчен табибтан белешмә алу мәҗбүри түгел, эпидемиологик вазгыять бозылган шәһәрләр искәрмә булып тора, диелә ведомство хәбәрендә.
Бассейн җитәкчеләре бу яңалыкны хупламады. Алар мондый рөхсәт авырулар таралуга сәбәп булачак дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз