news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә яшәүчеләр ике атна икешәр көн генә эшләячәк

Эш бирүче 31 декабрьдә үз инициативасы белән хезмәткәрләр өчен ял көне ясарга хокуклы.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның соңгы эш атнасында һәм 2020 елның беренче атнасында ике эш көне булачак. Бу хөкүмәт тарафыннан расланган җитештерү календареннан күренә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

2019 елның соңгы атнасында Россия халкы дүшәмбе, 30 декабрьдә, һәм сишәмбе, 31 декабрьдә эшкә чыгачак.

Киләсе елда беренче эш атнасы ике көн - пәнҗешәмбе, 9 гыйнварда, һәм җомга, 10 гыйнварда булачак.

Россия Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә эш бирүче 31 декабрьдә үз инициативасы белән хезмәткәрләр өчен ял көне ясарга хокуклы, дип искәрттеләр.

Моннан тыш, 31 декабрьдә эштән бер сәгатькә иртәрәк китәргә мөмкин булачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot