news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләр балаларын табиб, хәрби хезмәткәр һәм юрист итеп күрергә тели

Ил халкының 4 проценты гына баласының теләсә-нинди карары белән дә риза булырга әзер.

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Россия халкы үз балалары өчен иң өметле эш өлкәсе итеп медицина, армия һәм юриспруденцияне саный. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыру мәгълүматлары дәлилли, дип җиткерә "Известия" басмасы.

Сораштырудан күренгәнчә, иң җәлеп итүче һөнәр булып медицинада эшләү тора. Тикшеренүләр табиб һөнәренең 10 елдан артык инде лидер булуын күрсәтә һәм шул ук вакытта аның популярлыгы елдан-ел арта баруын да җиткерә. 2005 елда Россиядә яшәүчеләрнең 12 проценты балаларын медицина институтына бирергә теләгән булса, бүген Россия халкының 35 проценты баласының шунда белем алуын тели.

Популярлык буенча икенче урында хәрбиләр тора. 2012 елда әлеге тармакны өметле дип санаучылар  6 процент кына санаган булса, хәзер аларның саны 13 процентка җиткән.

Болардан кала сораштыруда катнашучыларның 11 проценты үз балаларын һәм оныкларын юрист, һәр унынчы кеше укытучы итеп күрәсе килә икән. Шулай ук җәлеп итүче һөнәрләр арасында инженер, полиция хезмәткәре һәм төзүчеләр дәбар. Алар 5 процент чамасы тавыш җыйган.

Финансчы һәм хисапчыларның дәрәҗәсе күзгә күренеп кимегән. 2009 елда 17 процент тәшкил иткән сан, бүген 9 процент кына калган. Эшмәкәрләр белән дә шул ук хәл. 2005 елдагы 7 процент, хәзер ул 2 процентка гына калган.

Ил халкының 4 проценты гына баласының теләсә-нинди карары белән дә риза булырга әзер икәнен белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100