news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләр антибиотикларны азрак сатып ала башлаган

2017 елдан Россиядә Микробларга каршы резистентлыкның таралуын кисәтү стратегиясе гамәлгә ашырыла.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә 2019 ел башыннан антибактериаль препаратларга сорауның кимүе күзәтелә. Бу хакта RT телеканалы DSM Group аналитика компаниясе мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Быелның тугыз аенда Россия даруханәләре 26,4 миллиард сумлык 152,8 миллион кап антибиотик (узган елның шул чорында – 155,5 миллион кап) саткан. Шул рәвешле, сату күләме 3 миллион капка диярлек кимегән.

Шул ук вакытта, аналитиклар китергән мәгълүматлар буенча, быелның беренче өч кварталында Россия аптекалары 739,2 миллиард сумлык 3,81 миллиард кап дару саткан.

  • 2017 ел ахырыннан Россиядә 2030 елга кадәр исәпләнгән Микробларга каршы резистентлыкның таралуын кисәтү стратегиясе гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта, ул «даруханәләрдә антибиотикларның рецепт буенча сатылуын контрольгә алуны да» күздә тота, дип искәртә телеканал.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100