news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүче һәр кеше үзенең шәхси кредит рейтингы белән таныша алачак

Рейтинг балларда билгеләнеп, банк методикасы – скоринг буенча исәпләнәчәк.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләр 31 гыйнвардан башлап кредит тарихы һәм үзләренең шәхси рейтингы белән таныша алачак. Кредит тарихы турындагы законга үзгәрешләр үз көченә керде. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Әлеге мәгълүматны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, кредит оешмаларының шәхси кабинетлары аша, шулай ук Бердәм идентификация һәм аутентификация ярдәмендә алырга мөмкин.

Моңа кадәр банкларда кредит скорингы (аерым затларның бурычларны түләү мөмкинлеген бәяләү системасы) бар иде. Шәхси кредит рейтингы аның тиңдәше булачак һәм ул балларда исәпләнәчәк. Һәр гражданинның балларын шулай ук скоринг механизмы буенча санаячаклар.

Шул ук вакытта Берләштерелгән кредит бюросында бурычка алучыларга искәртүләренчә, хәтта шәхси рейтингның югары булуы да кредитны хуплау өчен гарантия була алмый.

«Банклар һәм микрофинанс оешмаларының бурычка алучыны бәяләү өчен өстәмә чыганаклары бар, алар кредит тарихы составына керми. Шунлыктан карар кредит тарихы мәгълүматларыннан чыгып кына түгел, ә комплекслы төстә кабул ителә», - диелә бюроның матбугат үзәге хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100