news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүче һәр икенче кеше мәктәпләрдә яулык бәйләп йөрергә ярый дип саный

Социологлар, Россия халкы мәктәпләрдә кешеләрнең дини атрибутика киеп йөрүләренә түземрәк карый башлды, дип саный.

(Казан, 1 февраль, “Татар-информ”). Россиядә һәр икенче кеше мәктәпләрдә яулык бәйләп йөрүчеләргә тыю булмаска тиеш, дип саный. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыруның эш нәтиҗәләренә сылтама ясап, ТАСС хәбәр итә.

“Сорау бирелгән һәр икенче кеше (50 процент) мөселман, гаиләләреннән булган балалар мәктәпләрдә тыныч укый алсын өчен яулык киеп йөрүне тыюны юкка чыгару фикерен хуплый. 37 процент халык мәктәпләрдә яулык киюне тыюны гамәлдән чыгару мөмкин түгел дип саный (мөселманнар арасында булган сораштыруда да бу сан 36 процент тәшкил итә)”, – дип әйтелә хәбәрдә.

Социологлар, Россия халкы мәктәпләрдә кешеләрнең дини атрибутика киеп йөрүләренә түземрәк карый башлады, дип саный. “47 процент халык, монда гаепләрлек берни юк, дип белдерә (2012 елда 35 процент булган). Аеруча яшьләр арасында бу сан зур (18-24 яшьлекләр арасында ул 73 процентка тигез). Ислам дине тотучылар арасында 68 процент тәшкил итә. Укучы яисә укытучы була торып, үзеңне алай тоту мөмкин түгел дип 47 процент халык билгели (55 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында 55-57 процент, югары белемлеләр арасында 56 процент, атеистлар арасында 56 процент)", – дип искәртелә сораштыру нәтиҗәләрендә.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруны 2017 елның 28-29 гыйнвар көннәрендә үткәргән. Анда 1200 респондент катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100