Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә ярты ел эчендә сайлаучылар саны 56 меңгә арткан
2017 елның 1 гыйнварына сайлаучыларның гомуми саны 111 млн 680 мең 450 кешене тәшкил итә.
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Россия сайлауларда һәм референдумнарда тавыш бирү хокукына ия гражданнар саны ярты ел эчендә 56 меңгә артып, гомуми саны 111 млн 680 меңнән артып киткән. Әлеге мәгълүматлар Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында басылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучылар санын елга ике тапкыр: 1 гыйнвар һәм 1 июль торышына тикшерә.
2017 елның 1 гыйнварына сайлаучыларның гомуми саны 111 млн 680 мең 450 кешене тәшкил итә. 2016 елның 1 июленә Россиядә 111 млн 624 мең 248 сайлаучы теркәлгән булган.
Закон нигезендә Россия гражданнары 18 яшьтән актив сайлаучы хокукын ала. Суд тарафыннан хокукларыннан мәхрүм ителмәгән кеше сайлый алган кебек сайлана да ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз