news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ярты айда илле мең чамасы электрон ветеринария сертификаты тутырылган

1 июльдән башлап авыл хуҗалыгы продукциясе электрон ветеринария сертификаты белән озатыла башлады.

Россиядә ярты айда илле мең чамасы электрон ветеринария сертификаты тутырылган
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 1 июльдән 16 июльгә кадәр авыл хуҗалыгы товарын озату буенча, Россиядә 47 558 907 данә электрон ветеринария-озату документы әзерләнгән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең Россия Федерациясе Дәүләт чигендә чик буе һәм транспортта ветеринария контроле бүлеге мөдире Илшат Мөхәммәтшин әйтте.

«Узган атнада РФ буенча 23 279 733 электрон ветеринария-озату документы тутырылган. Татарстан буенча караганда, әлеге төрдәге барлыгы 14 млн документ әзерләнгән. 1 июльдән бүгенге көнгә кадәр 1 млн 600 мең данә документ тутырылган”, - диде Илшат Мөхәммәтшин.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, пастеризация, ультрапастеризация, стерильләштерү, ультра югары температурада эшкәртеп ясалган сөткә һәм сөт ризыкларын сатуга чыгару өчен электрон ветеринария-озату документы кирәкми. Шулай ук термик эшкәртү узган һәм составында терлек продукциясе 50 проценттан ким булган ризыкларга да әлеге төр документ тутыру таләп ителми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100